«Бар шундый ил – Россия дип атала» викторинасы (18+)
8
Июнь 2022
Чәршәмбе
7 июнь көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Россия көненә багышланган «Бар шундый ил – Россия дип атала» викторинасы уздырылды. Китапханәче «Россия могҗизалары» дигән презентация ярдәмендә тыңлаучыларга Ватаныбызның иң матур урыннарын күрсәтте. Катнашучылар үзләренең Россия буенча сәяхәтләре белән уртаклашты. Шулай ук тыңлаучылар викторинада катнашты, сорауларга җавап бирде, илебез турында шигырьләрне искә төшерде. |